ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

Матбугатсыз дәрес бармый


Хәзер газета укымыйлар, дип әйтергә ярата кайбе­рәүләр. Ә бит матбугаттан, китаптан үзебез аерылабыз. Әгәр туган телен яратса, кеше, һич­шиксез, укый да, яза да, газета-журналларны да үз итә. Шул җәһәттән Казан шәһәре “Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәге” инде икенче ел рәттән “Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” дип аталган фәнни конференциягә җыйды.

44
– Быел 200дән артык эш килде. Республика күләмен­дә генә түгел, хәтта чит өлкә­ләрдән дә җибәргәннәр иде. Якутиядән килгәннәрен укый алмадык. Бу безнең тел бел­мәвебезне күрсәтте, – ди әле­ге чараны оештыручы, Дәр­вишләр бистәсендәге балалар иҗаты үзәгенең милли тәрбия бирүне үстерү бүлеге мөдире Ләйсән Антонова. – Саха Республикасыннан кил­гән эшләрне тәрҗемә итте­рергә уйлап, Казанда белем алучы студентларга мөрәҗә­гать итмәкче булдык. Үч ит­кән­дәй, алар каникулга кайтып киткән. Бәйгегә килгән язмаларны кире үзләренә җибәреп, тәрҗемә итеп би­рүләрен сорадык. Киләчәктә без тәрҗемә буенча да эшне дәвам иттерергә телибез.


Казан федераль универ­ситетының Халыкара мөнә­сәбәтләр һәм шәрыкъ тел­лә­рен өйрәнү югары мәктәбе до­центы Асия Рәхимова тәр­җемә әсәрләренең мәдәни багланышлардагы роле хакында сөйләп үтте.


– Телләр белү бик кирәк. Безгә укырга килгән бала кимендә өч тел белсә, укуын тәмамлаганда әллә ничә төр­ле телдә сөйләшергә өй­рәнә. Өметле яшьләр дә юк түгел. Безгә күп очракта төрек егете, Татарстан кияве Фатих Кутлу ярдәмгә килә. Башка милләтләрнең телен, гореф-гадәтен белү бик кирәк, – ди ул. Идел буе дәү­ләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең доценты Әл­фия Мотыйгуллина исә чит төбәкләрдән килгән балалар­ның татар теленә булган мө­нәсәбәтен үрнәк итеп куя.


– Аларда өйрәнү кирәк түгел дигән уй да юк. Дәрес­кә вакытында килеп, җанын-тәнен биреп, тел үзләште­рергә тырышалар. Кайберлә­ренең исем-фамилияләре татар бул­са да, бер сүз дә бел­миләр. Әни башка мил­ләттән иде, өйрәнмәдек, дип җавап кайтаралар. Ә телгә карата бернинди ачу да юк. Кире­сенчә, алар бик тә татар телен өйрәнергә тели. Урыс балалары да ипилек-тозлык булса да өйрәнергә тырыша, – ди ул. – Әлбәттә, без аларны тел белән матбугат аша таныштырабыз. Үзләре дә кыс­кача гына язмалар, интервьюлар әзерләп килә. Спорт юнә­лешендәге вуз булса да, телгә мәхәббәт бар.


Профессор Хатыйп Миннегулов әле дә илләр буенча сәяхәт итә икән.


– Башка милләтләрнең ничек яшәвен, андагы вәз­гыятьне белер өчен еш кына төрле очрашуларга чакыралар. 2018 елда биш илдә булганмын. Иң элек Финлян­дия­гә бардым. Аларда ике процент швед вәкилләре яши. Шуларны хөрмәт итеп, илдә ике телне дә укыталар. Минем максатым – шунда яшәү­че татарлар белән очрашу иде. Әле дә башка милләт­ләрнең телен, гореф-гадәтен өйрәнәм. Конференциядә катнашкан балаларга те­лә­гем – үз телеңне онытмаска, аның янәшәсендә башкаларныкын да өйрәнергә кирәк,– ди ул.


Әлеге очрашуның форматы башкаларныкыннан аерылып тора. Биредә фәнни сөйләшү генә түгел, җыр-моң да бар. Элек шушы балалар үзәгендә шөгыльләнгән егет-кызлар, чарага килеп, үзлә­ренең осталыкларын күр­сәтте.


Конференциядә чыгыш ясаучы Аделина Мельникова 181 нче мәктәпнең 5 нче сыйныфында белем ала. Фәнни эшен “Татар журналистикасында мәгълүмати чараларны куллану” дигән темага багышлаган.


– Бик дулкынландым. Татар телен яхшы белгәч, әзер­ләнү авыр булмады. Ә менә төнлә йоклый алмадым. Ничек итеп чыгыш ясармын дип уйладым. Әмма монда килгәч, курку юкка чыкты. Киләчәктә дә бу чарада катнашырмын дип уйлыйм, – ди ул.


Казанның 11нче гим­на­зиясендә татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Зөләйха Хафизова “Хыял” әдәби иҗат берләшмәсен дә җитәкли.


– Үз укучыларым арасында журналистикага китү­че­ләр күп булды. Үземә дә эз­ләнүләр бик ошый. Гомумән, балаларны матбугат аша укытырга тырышам. Дәресләрдә газеталар ярдәмгә килә. Мин эшемдә “Ватаным Татарстан” газетасын өлге итеп куям. Укучыларга да газета белән эшләү ошый. Алар арасында каләм тибрәтүчеләр бар, – ди ул. – Әле менә мәктәптә булган хәлләр турындагы язмаларны җыйнап, кечкенә генә газета чыгардык. Укучылар бик теләп яза. Аларга карап, күңел сөенә. Туган телебезгә, матбугатка булган мәхәббәт бар аларда. Димәк, бар да үзебездән тора. Иң мөһиме – балаларны ярату һәм аларны үз фәнеңә тарту. Дәресләрне төрләндереп, ниндидер кызыклы чаралар уйлап тапсаң, әлбәттә, балалар тырышып та укый, төрле бәйгеләрдә дә сынатмый.


Чарага Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин да килгән иде.


– Өметле яшьләрнең булуы сөендерә. Иҗат эшлә­регез белән танышкач, шундый фикергә килдек. Әлеге чарага беренче генә килүем булса да, сездә миңа бик ошый. Очрашуның җылы итеп узуы, җыр-моңга үрелеп баруы аеруча күңелгә хуш килде, – ди ул.


Ләйсән Антонова оештыру эшләрен башлап йөрсә дә, күләгәдә калуны ярата. Әмма монда килгән га­лим­нәр, мө­галлимнәр кечкенә генә бу ханымның республика кү­ләмендә нинди зур эш башкаруын яшерми. Әле Ләйсән ханымның киләчәк­кә планнары да бар. Журналистика һөнәрен сайларга теләүче укучыларны җыеп, элеккеге гадәтне кайтарып, бер түгә­рәк оештырасы ки­лә аның.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!