ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Зәйдә авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү цехы ачылды

 

Бүген Иске Зәй бистәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү максатында төзелгән зур, заманча цех ачылды. Объектны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестробыз Илшат Фәрдиев, “Агросила” холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнаштылар, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" басмасы.


«Агрокөч»  холдингының 5нче үзәк цехы Иске Зәй бистәсенең элекке Сельхозтехника базасында (комбайн ремонтлау депосы) җәен төзелә башлап, бүген файдалануга тапшырылды. Цех 1620 квадрат метр мәйдан били,  ул өр-яңадан эшләнде, түбәсе ябылды, эче җылытылды, яктырткычлар белән тәэм инителеп, заманча объектка әйләнде. Анда эш өчен кирәкле җиһазлар, станоклар урнаштырылды. Цехны Илдус Мөхәммәтшин җитәкли. Биредә  «Ропа» маркалы чөгендер җыю һәм төяү,  «Фенд» тракторлары ремонтлана. Моңа кадәр алар холдинг остаханәсенә алып барылып ремонтлана иде.  Шул рәвешле, яңа цех юл чыгымнарын киметә, вакытны янга калдыра. 

 

Әлеге цехта барлыгы 35 белгеч һәм эшче хезмәт куячак, моның белән без күпмедер дәрәҗәдә халык мәшгульлеген дә хәл итәбез, диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. Әлеге объектны төзүгә үз өлешен керткән җитәкчеләр һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!