ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда торак хуҗалыгы өлкәсенең яшь хезмәткәрләре ярышачак


Чаллыда беренче мәртәбә “Торак хуҗалыгы өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре” бәйгесе узачак. Ярышта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары да катнашыр дип көтелә.


Һәр катнашучы “Төбәктә торак хуҗалыгын яңартуга таба биш адым” дигән темага эссе язарга һәм үзе турында сөйләргә әзерләнергә тиеш. Җиңүчеләр февраль анда билгеле булачак. Алар диплом һәм “Селигер-2014” Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумына юллама белән бүләкләнәчәк

 

 



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!