Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /09.10.2018/


Татарстанда еллык инфляция 4 проценттан артмый

Татарстанда еллык инфляция узган елның декабреннән бирле 4 проценттан артмый. Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Хөкүмәте йортында узган акча-кредит сәясәте мәсьәләләренә багышланган коммуникацион сессиядә шулай дип белдерде.

Татарстан районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узган сессиядә шулай ук Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе Лариса Павлова, башкарма хакимият органнары һәм республиканың бизнес-җәмгыяте вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

 

"Татар-информ"